Токмачлы-кәбестәле аш

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Токмачлы-кәбестәле аш

  • Уртача

Эш барышы

Сыер яисә сарык итеннән шулпа пешерәләр дә сөзәләр. Кайнап торган шулпага чистартылып туралган кәбестә, бәрәңге, суган, кишер, петрушка тамыры салалар. Яшелчәләр пешеп җитәрәк, дәфнә яфрагы салып, 3-4 минут кайнаталар. Аннары өйдә басып кискән токмач салалар. Токмачы өскә күтәрелгәч, ашны ут өстеннән алалар. Шулпада пешкән итне, турап, тәлинкәләргә салалар да ашны бүлеп чыгаралар.

M.G

Ит чумары белән аш
алдагы язмалар
Ит чумары белән аш
Татарча солянка
киләсе язмалар
Татарча солянка