Ит чумары белән аш

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

200г Сөяк
15г Кишер
20г Башлы суган
150г Бәрәңге
80г Ит чумары чи килеш
Тоз
Борыч

Ит чумары белән аш

  • Уртача

Эш барышы

Ит чумары белән аш пешерү өчен иң элек ит яисә сөяктән шулпа әзерлиләр. Сөзелгән шулпага майсыз табада кыздырып кишер белән суган һәм озынча телемләп туралган бәрәңге салалар. Бәрәңгесе пешкәч, алдан әзерләнгән ит чумарын салып, ашны өлгертәләр.

Ит чумарын шулпадан алданрак та пешереп куярга мөмкин, тик аны бәрәңге салганчы алалар. Болай әзерләнгәндә, чумарны һәр кешегә тәлинкәләргә салып бирәләр.

И т  ч у м а р ы н  я с а у. Сыер яисә сарык итен (йә икесен дә), сөякләреннән аерып, ваклап турыйлар да иттарткычтан чыгаралар. Иткә суган һәм төелгән борыч өстәп, кабат иттарткыч аркылы үткәрәләр. Аннары тоз сибеп, йомырка сытып әйбәтләп болгаталар. Әзер иттән, урман чикләвеге зурлыгында әвәләп, чумар ясыйлар.

M.G

Сыер яисә сарык ите белән пешерелгән токмачлы аш
алдагы язмалар
Сыер яисә сарык ите белән пешерелгән токмачлы аш
Токмачлы-кәбестәле аш
киләсе язмалар
Токмачлы-кәбестәле аш