Эремчек

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1литр Сөт
50-60 г Оеткы

Эремчек

  • Җиңел

Эш барышы

Эремчекне өсте алынмаган, пастеризацияләнгән сөттән ясыйлар; өй шартларында сөтне болай пастеризацияләргә мөмкин: сөтне болгатмыйча гына 10-15 минут 80 градуска кадәр җылыталар. Аннары ут өстеннән алып суыталар. Тизрәк суынсын өчен, сөтне савыт белән салкын сулы кәстрүлгә утырталар. Сөт 35-40 градуска кадәр суынгач, оеткы (каймак яисә катык) салалар һәм җылы урында сөт әчегәнче тоталар.

Эремчекнең куе өлешен суыннан аералар, моның өчен әчегән сөтне 2-3 кат марля җәйгән иләк өстенә яисә тукымадан теккән кечкенә капчыкка салалар һәм кәстрүл өстенә элеп куялар.

Эремчекне кайнатмаган сөттән дә ясарга мөмкин, тик ул чагында аннан төрле ашамлыклар пешерергә кирәк.

Эремчекне салкын урында 2-3 көннән дә артык сакламаска кирәк.

M.G

алдагы язмалар
Каймак
киләсе язмалар
Әйрән