Әйрән

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Әйрән

  • Җиңел

Эш барышы

Әйрәнне җәй көне эссе вакытта сусаганны басу өчен эчәләр. Аны пешкән бәрәңге, бәрәңге боламыгы, тары һәм карабодай боткалары белән бирергә мөмкин.

Әйрәнне катыкка  чишмә суы яисә салкын минераль су кушып ясыйлар (шифалы су белән ясалган әйрән бик тәмле була). Теләгән кеше әйрәнгә шикәр комы яисә тоз дә сала ала.

Агач, фарфор савытка яисә чүлмәккә катык салалар да агач кашык белән күперткәнче болгаталар, аннары шикәр комы яисә тоз өстәп, тагын болгаталар. Шуңа, өзлексез болгатып, салкын минераль су кушалар. Әйрән төерсез булырга, күбекләнеп, чемердәп торырга тиеш.

M.G

алдагы язмалар
Эремчек
киләсе язмалар
Кымыз