Кымыз

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Кымыз

  • Уртача

Эш барышы

Хәл кертеп җибәрә торган бу эчемлекне татарлар бик борынгы заманнарда ук әзерләгәннәр. Әмма соңгы вакытта аны дәвалау өчен генә кулланалар һәм ясау серен дә оныта башладылар.

Кымызны бия сөтеннән ясыйлар. Башта сөтне марля аша сөзәләр, шуңа кымыз әчеткесе яисә элек әчеткән кымыз салып (1 л сөткә ярты стакан), барысын бергә 20-30 минут тутыкмый торган савытта махсус калаклар белән яисә май яза торган машинада әйбәтләп болгаталар. Әчеткән сөтне җылы бинада өсте ябылган савытта 3-5 сәгать тоталар, аннары тагын 20-30 минут болгаталар һәм яңадан җылы урынга куялар. Моны 3-4 сәгать кабатлыйлар.

Аннары кымызны шешәләргә салып әйбәтләп бөкелиләр дә 1-3 көн салкын урында тоталар. Күпме торуына карап, кымызны төче (бер тәүлеклек), әчерәк (ике тәүлеклек) һәм әче (өч тәүлеклек) кымыз дип йөртәләр.

Эчәр алдыннан кымызны күбекләнгәнче әйбәтләп болгаталар.

M.G

алдагы язмалар
Әйрән
киләсе язмалар
Куе сөт (сгущенка)