Катык

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1 л Сөт
100 грамм Оеткы

Катык

  • Җиңел

Эш барышы

Өсте алынмаган сөтне кызгылт-сары төскә кергәнче кайнаталар да 40 градуска кадәр суыталар һәм шунда, әчетү өчен аерым савытта әйбәтләп болгатып, салкын катык салалар. Аннары сөтне кашык белән яхшылап болгаталар һәм, селкетмичә генә, берәр җылы әйбергә төреп куялар. Әгәр бүлмә салкын булмаса, 6-8 сәгатьтә  катык оеп җитә, һәм аны салкынрак урынга куярга мөмкин.

Теләгән кеше катыкны чөгендер яисә чия белән оета. Чөгендерне юып пешерәләр дә, кабыгын әрчеп, вак кына турыйлар; чиянең төшен алалар, аннары кашык белән изәләр. Чөгендерне яисә чияне кайнар сөткә оеткы белән бергә берәр стакан каймак салырга мөмкин.

Каты әчерәк яисә төчерәк булырга мөмкин, шуңа күрә төче катыкның үзен генә ашыйлар, ә әчерәкләрен ашка салалар.

M.G

алдагы язмалар
Помидор белән глазунья
киләсе язмалар
Кайнаган сөт