Помидор белән глазунья

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

2 Йомырка
50-60 грамм Помидор
15-20 грамм Май
Тоз
Борыч

Помидор белән глазунья

  • Җиңел

Эш барышы

Помидор өстенә кайнап торган су коялар, аннаы, кабыгын әрчеп, урталай бүләләр, орлыкларын алып, 1 см калынлыкта озынча итеп турыйлар. Кызган майлы табага салып бераз кыздырып алалар. Аннары, йомырка сытып, кыздырып җиткерәләр, тоз, борыч, вак кына туралган яшел укроп сибеп, табынга чыгаралар.

M.G

алдагы язмалар
Ипи белән глазунья
киләсе язмалар
Катык