Кайнаган сөт

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Кайнаган сөт

  • Җиңел

Эш барышы

Өсте алынмаган сөтне чүлмәккә салалар да, өстен япмыйча гына, кызу мичкә көне буена йә төнгелеккә куеп калдыралар. Мичтә сөт акрын гына кайнап тора (кайнаганда өстендә элпә барлыкка килә) һәм кызгылт-сары төскә керә. Кайнаган сөтне җылы һәм салкын килеш эчәләр, төрле боткалар белән бирәләр.

Әгәр мич булмаса, сөтне плитәдә дә кайнатырга мөмкин. Моның өчен кәстрүлгә өсте алынмаган сөт салалар да тиз генә кайнатып чыгаралар, өстен ябып, сүрән утта 10-12 минут кайнаталар.

M.G

алдагы язмалар
Катык
киләсе язмалар
Каймак