Калҗа (рулет)

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

160г Сарык ите сарык яисә 175 г сыер яки ат ите
20г Сарымсак
Аш серкәсе
10-15г Май кыздыру өчен
15г Кишер
15г Башлы суган
Дәфнә яфрагы
Тоз
Борыч

Калҗа (рулет)

  • Уртача

Эш барышы

Түш һәм кабырга итен сөяктән аерып алгач, 2 см калынлыкта итеп ярыдан һәм беркадәр маеннан арындыралар. Итнең ике ягына да тоз һәм борыч сибеп, 3 сәгать салкын урында тоталар. Аннары тагын тоз, борыч сибәләр, төелгән сарымсак белән яхшылап ышкыйлар һәм аз гына аш серкәсе өстиләр. Шулай әзерләнгән итне рулет рәвешендә төрәләр дә, колбаса бәйләгән шикелле, бау белән бәйләп, пешәр-пешмәс кенә майда кыздыралар. Шуннан соң итне тирән савытка салып, шулпа өстиләр, туралган башлы суган белән кишер, дәфнә яфрагы салалар, өстен каплап, томалап пешерәләр.

Калҗаны табынга, колбаса кебек кисеп, кайнар килеш тә, салкын килеш тә куялар.

M.G

Каймаклы тавык ите
алдагы язмалар
Каймаклы тавык ите
Каймаклы ит
киләсе язмалар
Каймаклы ит