Токмачлы тавык шулпасы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100 г Тавык ите
50-60 г Токмач
20 г Кишер
20 г Суган
10 г Атланмай
Тоз
Борыч

Токмачлы тавык шулпасы

  • Уртача

Эш барышы

Башта тавык шулпасы пешерәләр. Пешеп җитүгә, таралмасын өчен, тавыкны шулпадан алалар, шулпаны сөзәләр.

Сөзгән шулпа кайнап чыккач, юка гына итеп боҗралап туралган суган, 2-3 минуттан соң түгәрәкләп турап пешерелгән кишер салалар. Тагын 2-3 минут кайнаталар да май өстиләр, аннары алдан кисеп куйган токмачны салып җибәрәләр. Токмач өскә күтәрелеп 1-2 минут кайнагач, аш әзер була.

Токмачлы тавык шулпасын, гадәттә, кунакларга әзерлиләр, токмачын да шакмаклап, кыек шакмаклап яисә өчпочмаклап кисәләр. Һәр кешегә куе итеп томач салып чыгаралар, ә тавыкны, турап, икече аш итеп бирәләр.

M.G

алдагы язмалар
Карабодай ярмасы белән итле аш
киләсе язмалар
Дөгеле тавык шулпасы