Карабодай ярмасы белән итле аш

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Карабодай ярмасы белән итле аш

  • Уртача

Эш барышы

Ит шулпасын сөзәләр, әйбәтләп юылган карабодай ярмасы салалар, кайнап чыккач, эре итеп бәрәңге, түгәрәкләп кишер, боҗралап суган турап салалар, эретеп сары май өстиләр. Кирәгенчә тоз, борыч; аш пешеп җиткәндә, дәфнә яфрагы салалар.

Табынга тәлинкә саен бер кисәк ит салып, аш өстенә яшел тәмләткечләр сибеп чыгаралар.

Ярмалар белән пешерелгән ашларның шулпасы тоныграк булсын өчен, ярманы аерым савытта пешереп тә салырга мөмкин.

M.G

алдагы язмалар
Итле тары өйрәсе
киләсе язмалар
Токмачлы тавык шулпасы