Гөмбә салаты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

150г Гөмбә тозлы яисә маринадланган
30г Үсемлек мае
20г Суган
Аш серкәсе

Гөмбә салаты

  • Уртача

Эш барышы

Салат өчен тозлы яисә маринадланган гөмбә (гөреҗдә, йөнтәс гөмбә, кара гөмбә, майлы гөмбә, баллы гөмбә, каен гөмбәсе) алалар.

Тозлы гөмбәнең бөтеннәрен сайлап алалар да салкын су белән юалар. Аннары, эшләпәләрен өскә куеп, салат савытына тезәләр, аш серкәсе, үсемлек мае сибәләр һәм өстен боҗралап туралган башлы суган белән бизиләр.

Маринадланган гөмбәне маринадыннан алалар да юмыйча гына салат савытына тезәләр; үсемлек мае салып, өстенә туралган башлы яисә яшел суган сибәләр.

Салатны башкача да әзерләргә мөмкин. Гөмбәне юалар һәм вак кына итеп турыйлар, вак итеп туралган башлы суган һәм үсемлек мае кушыпяхшылап болгаткач, салат савытына салып табынга чыгаралар.

M.G

Кәбестә салаты
алдагы язмалар
Кәбестә салаты
Сыр һәм сарымсак белән йомырка салаты
киләсе язмалар
Сыр һәм сарымсак белән йомырка салаты