Ат ите белән бәрәңге шулпасы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100г Ат ите
250г Бәрәңге
30г Башлы суган
10г Сары май
30г Катык
Тоз
Борыч

Ат ите белән бәрәңге шулпасы

  • Җиңел

Эш барышы

Һәр кешегә 1-2 кисәк исәбенән телемләп туралган ат итенең ике ягын да майда кыздырып, кәстрүлгә салалар, өстенә кайнар су коялар. Кайнаганда, өстендәге өресен җыеп торалар. Ит пешкәч, эре итеп туралган суган һәм бөтен килеш бәрәңге салалар.

Ат итеннән пешерелгән бәрәңге шулпасын катык белән ашыйлар.

M.G

Ат ите белән борчаклы аш
алдагы язмалар
Ат ите белән борчаклы аш
Итле бәрәңге шулпасы
киләсе язмалар
Итле бәрәңге шулпасы