Ат ите белән борчаклы аш

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ат ите белән борчаклы аш

  • Уртача

Эш барышы

Яшь ат итен, яхшылап югач, сөякләреннән аералар да вак итеп турыйлар. Борчакны чистартып, әйбәтләп юалар, җылымса суда бүрттеләрәләр, ит белән бочакны бер үк вакытта кәстрүлгә салкын суга салып пешерергә куялар.

Борчаклы аш башка ашлардан озаграк пешә. Кайнаганда өскә чыккан кабыкны күбеге белән җыя торырга кирәк. Ит белән борчак пешеп җиткәндәрәк, ашка тоз, шакмаклап туралган бәрәңге, кишер һәм суган, аш өлгергәч, дәфнә яфрагы салалар.

M.G

Чүлмәктә пешкән шулпалы аш
алдагы язмалар
Чүлмәктә пешкән шулпалы аш
Ат ите белән бәрәңге шулпасы
киләсе язмалар
Ат ите белән бәрәңге шулпасы