Атланмай (ак май)

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Атланмай (ак май)

  • Уртача

Эш барышы

Атланмайны (ак май) яңа аерткан каймактан ясыйлар. Кайнаган сөт өстеннән яисә каймактан ясалган май иң яхшы майлардан санала.

Аны бәйрәм табынына куялар.Майны куыш эчле тар һәм биек савытта — гөбедә — гөбе таягы (пешкәк) белән язалар.

Аны гадәти кәстрүлдә, кечкенә тәпәндә яисә чүлмәктә дә язарга була. Язганнан соң, майны, салкын суга салып, әйрәненнән арындыралар, аннары 400-әр граммлы итеп (бер кадак) түгәрәк яисә озынча йомарлап ясыйлар.

M.G

алдагы язмалар
Тиз өлгерә торган камыр
киләсе язмалар
Авылча пешергән каз яисә үрдәк