Авылча пешергән каз яисә үрдәк

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100 г Каз яки үрдәк
60-70 г Ярма
20 г Кишер
20 г Суган
50-60 г Каймак
Тоз
Борыч

Авылча пешергән каз яисә үрдәк

  • Уртача

Эш барышы

Каз яки үрдәкне чистартып юалар да 50 г чамасындагы кисәкләргә турыйлар, тирән кәстрүлдә яисә казанда аз гына су белән кайнаталар. Аннары тоз, борыч, вак кына туралган суган, юка итеп туралган кишер, юылган ярма — дөге, тары яисә карабодай ярмасы салалар, каймак, шулпа өстәп, капкачын ябып, әзер булганчы томалап пешерәләр.

M.G

алдагы язмалар
Атланмай (ак май)
киләсе язмалар
Тутырган каз муены