Эш барышы
Чапкан итле ашны элек-электән пешергәнннәр.
Итне югач, сөяк-сеңерләреннән арындыралар да вак кына итеп турыйлар, тактада яисә кечкенә агач тагаракта тәпке белән чабалар. Чапканда башлы суганөстиләр, тоз белән борыч сибеп, барысын бергә яхшылап болгаталар. Бик йомшак һәм хуш исле ит барлыкка килә.
Чапкан әзер итне, кузы чикләвеге зурлыгында әвәләп, кайнапторган шулпага салалар. Ит өскә күтәрелгәч, тагын 3-5 минут кайнаталар, ашны, уттан алып, тәлинкәләргә бүләләр. Чапкан иттән токмачлы аш, бәрәңге ашы әзерлиләр. Аш янына катык та куярга мөмкин.