Сөякле ит шулпасы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1кг Сөякле ит
3-4л Су
20г Башлы суган
25г Кишер
Тоз
Борыч

Сөякле ит шулпасы

  • Уртача

Эш барышы

Мондый шулпа өчен күбрәк сарык (кабырга һәм түш ите), сыер (түш һәм кабырга), сирәк кенә бозау ите алалар.

Сөякле итне юып, 300-400 г-лы кисәкләргә турыйлар һәм, тирән савытка салып, көчле утка куялар.Кайнап чыккач, утны киметеп, өстендәге өресен җыеп алалар, кирәгенчә тоз, вак кына турап суган, түгәрәкләп туралган кишер салгач, сүлпән генә утта кайнаталар, пешеп җиткәндәрәк борыч һәм дәфнә яфрагы салалар. Пешкән итне шулпадан алгач, шулпаны сөзәләр.

Сөзгән шулпа белән бәрәңгеле аш, өйрә һәм макарон салып, төрле ашлар пешерәләр. Итне сөяге белән һәр кешенең ашына 2-3 кисәк салып бирәләр.

M.G

Ит шулпасы
алдагы язмалар
Ит шулпасы
Тавык шулпасы
киләсе язмалар
Тавык шулпасы