Кишер салаты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100г Кишер
30г Шикәр комы
50г Җиләк-җимеш
50г Каймак яисә катык

Кишер салаты

  • Уртача

Эш барышы

Чи кишерне шакмаклап яисә вак кына итеп токмачлап турыйлар, эре угычтан уарга да мөмкин. Аннары, саерак савытка салып, шикәр комы яисә бал, җиләк-җимеш: башта салкын су белән, аннары кайнар су белән яхшылап юылган йөзем, вак кына итеп туралган күрәгә яисә төшсез караҗимеш, кабыгы әрчелгән алма кушалар.

Барысын яхшылап болгаталар да салат савытына салалар, өстенә каймак сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр. Әлеге салатка каймак урынына катык та салырга мөмкин.

M.G

Чикләвекле чөгендер салаты
алдагы язмалар
Чикләвекле чөгендер салаты
Итле салат
киләсе язмалар
Итле салат