Йомырка белән помидор салаты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1 шт. Йомырка
50-60 г Помидор
30 г Майонез
5 г Сарымсак
Укроп
Тоз
Борыч

Йомырка белән помидор салаты

  • Уртача

Эш барышы

Каты итеп пешерелгән йомырканы озынча итеп дүрт кисәккә бүләләр. Помидорны түгәрәкләп, юка гына итеп турыйлар, тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак өстәп, измичә генә болгаталар да тәлинкәгә салалар. Өстенә йомырка кисәкләре куеп бизиләр, майонез салалар, укроп сибеп, табынга чыгаралар.

Йомырка белән кыяр салатын да шулай ук әзерлиләр, тик сарымсак урынына башлы яисә яшел суган салалар.

M.G

алдагы язмалар
Йомырка белән тозлы кыяр салаты
киләсе язмалар
Чумар (кашык чумары)