Эш барышы
Сарык, сыер яисә тавык итеннән шулпа әзерлиләр. Итне алгач, шулпасын сөзәләр дә шулпаның беразын камыр өчен суыталар, калганы белән аш пешерәләр.
Чумар ясау өчен савытка он иләп салалар, уртасын чокырлыйлар, йомырка сытып, тоз сипкәч, аз-азлап шулпа салып, камыр изәләр. Шулпа җылымса гына, йомырка пешмәслек булырга тиеш. Камырны омшак (куе каймак кебек), шулай да кашыктан агып төшмәслек һәм төерләр калмаслык итеп яхшылап туглыйлар.
Әзерләнгән камырны, балкашык белән урман чикләвеге кадәр зурлыкта алып, кайнап торган шулпага яисә ашка салалар.
Чумар башта төпкә бата, аннары өскә күтәрелә, бераздан пешеп җитә.
Чумарлы ашка бәрәңге һәм кишер салырга мөмкин. Ул чагында чумарны бәрәңге пешкәч салырга кирәк.
Чумарны бодай, борчак, карабодай һәм ясмык онынна да тугларга мөмкин.