Эш барышы
Гөмбәдән шулпа әзерлиләр, гөмбәсе пешкәч, шулпадан алып суыталар. Шулпаны сөзеп, яңадан кайнаталар. Кайнап торган шулпага кишер турап, аз гына майда кыздырып суган салалар.
Гөмбә суынгач, токмачлап турыйлар да табада кыздырып алалар, кайнап торган шулпага кушып, тоз, борыч сибеп, 10-15 минут кайнаткач, өйдә басып кискән токмач салалар һәм пешеп җиткерәләр. Токмач өскә күтәрлгәч, аш әзер була.
Гөмбә шулпасы белән ит шупасын бермә-бер кушып та аш пешерергә мөмкин.