Кычыткан ашы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

250 г Сөякле ит
150 г Кычыткан
20 г Кишер
20 г Башлы суган
100 г Бәрәңге
1 шт Йомырка
10 г Сары май
20 г Каймак
Тоз
Борыч

Кычыткан ашы

  • Уртача

Эш барышы

Яшь кычытканны чистарталар да салкын суда яхшылап юалар. Анары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тоталар, иләккә аударып, өстенә салкын су агызалар. Суы сарыккач, эре тишекле иттарткычтан чыгыралар яисә вак итеп турыйлар.

Кайнап торган шулпага яисә суга телемләп бәрәңге турыйлар да кайнатып чыгаралар. Аннары, кыздырылган кишер белән суган, әзерләп куйган кычытканны өстәп, ашны өлгертәләр. Аш пешеп җитәр алдыннан төрле тәмләткеч үләннәр салалар.

Тәлинкәләргә бүлгәч, аш өстенә яшел суган һәм петрушка сибәләр, каймак һәм каты итеп пешерелгән йомырканы ваклап салалар.

Яшел ашны кычыткан белән кузгалакның икесен кушып та әзерләргә мөмкин.

M.G

алдагы язмалар
Кузгалак ашы
Чия тарты
киләсе язмалар
Гүзәл Равиловадан бәйрәм табынына — «ЧИЯ ТАРТЫ»