• Баш бит
  • Тәмле алан
  • Гөлнара Мансурова: «Татар ашлары – бөтендөнья мәдәни мирасының җәүһәре»

Гөлнара Мансурова: «Татар ашлары – бөтендөнья мәдәни мирасының җәүһәре»

Үзем турында:

Таныш булыйк! Мин – Гөлнара Камил кызы Мансурова. Казанда тудым, үстем һәм бүген дә Татарстаныбызның башкаласында яшим. Кечкенәдән үк татар милләтенең үткәне, хәзерге көне һәм киләчәге белән кызыксындым, шуңа бәйле, югары уку йорты сайларга вакыт җиткәч, икеләнмичә, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң, Казанның төрле университет һәм институтларында, Татарстан китап нәшриятында эшләдем. Бүгенге көндә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә эшлим. Кайда гына эшләсәм дә, төп максатым – татар халкының мәдәниятен, мәгарифен үстерү һәм дөньяга таныту.

Татар ашлары – бөтендөнья мәдәни мирасының җәүһәре. Татар ашларының тәмен татыган кеше татар халкының галәмгә, табигатькә, кунакларга, хезмәткә, үз-үзенә булган хөрмәт фәлсәфәсен дә бик яхшы аңлый. Матур яшик, мәгънәле яшик!

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Әни

  1.     Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Юныс Әхмәтҗанов китаплары һәрвакыт кул астында. «Телеканал Еда» тапшыруларын карарга яратам.

  1.     Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Ризык хәстәрләгәндә, кем өчен пешерүеңне уйлап, күңел биреп, яратып эшләсәң, тәмледән-тәмле ашлар әзер була.

 

 

Хуҗабикәдән рецепт: «Кыздырган күркә ите»

M.G