Чулпан Латыйпова: «Бар эшне дә яратып, күңел биреп эшләргә кирәк!»

#УңганХуҗабикә хештэгы безнең Тәмле алан сәхифәсендә үз дөньясы һәм үз сый рецепты белән бүлешкән һәр хуҗабикәбезгә дә туры килә. Чулпанны гына алыйк! Казан Дәүләт Университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын бик матур билгеләргә тәмамлап, аспирантурада белем эстәп, диссертация яклады ул. Студентларга алман теле укытты. Хәзерге вакытта ике мишәр егете үстерә һәм тәрҗемәче булып хезмәт итә.

Чулпан «Тузганак кайнатмасы» әзерләү рецепты белән бүлешәчәк!

 

 

Хуҗабикәгә бер-ике сорау:

  1. Сезнең өйдә кем ешрак ашарга әзерли?

Без традицион гаилә – мин! Сирәк-мирәк ирем үзенең «фирменный» ит ризыклары белән сыйлый анысы.

  1. Пешергәндә нинди сайт, китаплардан файдалансыз?

Хәзер мәгълүмат бик күп бит, төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәм, төрле рецептларны карап, үземә туры килгән ниндидер бер «алтын уртаны» табам да, пешерәм.

  1. Хуҗабикәдән өй эшләрен алып бару буенча бер сер-киңәш:

Иртәгә нәрсә пешерәсен, эшлисен бүген үк уйлап, меню/план төзеп куям, шулай булганда, нишлим икән дигән уйларга вакыт әрәм китми. Ә иң мөһиме, бар эшне дә яратып, күңел биреп эшләргә кирәк!

 

 

Хуҗабикәдән рецепт:

 

Ризык исеме: Тузганак кайнатмасы (балы)

M.G