Чулпан Латыйповадан «Тузганак кайнатмасы»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

350-400 шт. Тузганак чәчәге
1,5 л Су
1 шт. Лимон
2 шт. Әфлисун
1кг Шикәр комы

Чулпан Латыйповадан «Тузганак кайнатмасы»

  • 2 сәгать
  • Кеше исәбе 4
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Тузганак чәчәкләрен иртән җыярга кирәк! Чәчәкләрне сабакларыннан аерабыз, савытка салып, салкын су белән юып алабыз һәм кәстрүлгә күчерәбез

2
Әзер

Әфлисуннарны юып, түгәрәкләп кисәбез һәм чәчәкләр янына озатабыз

3
Әзер

Чәчәкләр һәм әфлисуннар өстенә су салабыз һәм 1 сәгать кайнатабыз

4
Әзер

Кәстрүлне уттан алабыз. Сөзгечкә марля куеп, кайнатмабызны сөзәбез

5
Әзер

Яңадан утка куеп, кайнатмага башта шикәр, аннан соң 1 лимон согын кушабыз, әкрен утта тагын бер сәгатькә кайнарга калдырабыз. Вакыт-вакыт болгатып һәм җыелган күбекне җыеп алырга онытмыйбыз! Озаграк кайнаткан саен, кайнатма куерак килеп чыга

6
Әзер

Суынгач, банкаларга тутырып куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

M.G

алдагы язмалар
Гатауллина Айгөлдән «Финикилы кейкпопслар»
киләсе язмалар
Алма яки груша компоты