МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНАдан «Яфрак сармасы (yaprak sarması)»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

40-50 данә Виноград яфраклары саф яки тозланган
500 мл Шулпа яки су
500-600 г Фарш
4-6 аш кашыгы Дөге
4-5 данә Суган
50 г Атланмай
50 мл Зәйтүн мае
Петрушка яртышар бәйләмчек (калган яртысы соус өчен кулланылачак)
Укроп яртышар бәйләмчек (калган яртысы соус өчен кулланылачак)
Кинза яртышар бәйләмчек (калган яртысы соус өчен кулланылачак)
1 бал кашыгы Зира
1 бал кашыгы Борыч
тәменә карап Тоз
Сарымсак теше
Соус өчен:
бер стакан Йогурт яки каймак
1 данә Кыяр
Сарымсак теше
Петрушка яртышар бәйләмчек
Укроп яртышар бәйләмчек
Кинза яртышар бәйләмчек

МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНАдан «Яфрак сармасы (yaprak sarması)»

  • 2,5
  • Кеше исәбе 5
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Табада зәйтүн һәм атланмайны катыштырып, суганны кыздырабыз.
Дөгене пешерәбез.
Яшелчәләрне вак кына турыйбыз.
Савытта фарш, кыздырган суганны, пешкән дөгене, зираны, борычны һәм тозны бутыйбыз - эчлек әзер.

2
Әзер

Яфракларны юабыз. Бер яфракны алып, тигез ягы белән аска каратып җәябез. Өстенә ике бал кашыгы чамасы эчлек салабыз һәм төрәбез

3
Әзер

Кәстрүлнең төбенә 2-3 катлам яфраклар җәябез

4
Әзер

Сармаларны тезеп чыгабыз

5
Әзер

Өстенә су яки шулпа салабыз, кирәк булса тозлыйбыз

6
Әзер

Пешерү вакытында сарма ачылмасын өчен, өстенә берәр тәлинкә куябыз. Әкрен генә кайнаган килеш сарма 1,5 сәгать пешәчәк

7
Әзер

Ашларыгыз тәмле булсын! Afiyet olsun!

M.G

алдагы язмалар
Тутырган каз муены
Алма пирогы
киләсе язмалар
ГӨЛЗАР ВӘЛИЕВАдан «Алма пирогы»