Чөгендер салаты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100г Чөгендер
25г Бал яисә 30 г шикәр комы
50г Йөзем
40-50г Каймак

Чөгендер салаты

  • Уртача

Эш барышы

Артык зур булмаган чөгендерне пешерәләр дә суытып әрчиләр һәм түгәрәкләп турыйлар. Өстенә шикәр комы сибәләр, катык яисә каймак салалар.

Чөгендер пешкән суны, сөзеп, суытып, аерым савытта бирәләр.

Пешкән чөгендерне әрчеп, вак кына итеп токмачлап турагач, тәлинкәгә салып, өстенә шикәр комы урынына бал һәм йөзем, каймак сибеп бирергә дә мөмкин.

M.G

Помидор белән кыяр салаты
алдагы язмалар
Помидор белән кыяр салаты
Чикләвекле чөгендер салаты
киләсе язмалар
Чикләвекле чөгендер салаты