Тутырган каз муены

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Тутырган каз муены

  • Уртача

Эш барышы

Казны яхшылап чистарткач, муенын мөмкин кадәр озынрак итеп кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән әйбәтләп юалар. Аннары муен тиресен корыталар, эче-тышына тоз-борыч сибеп, 10-15 минутка салкынга куялар.

Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алалар һәм иләктә саркыталар, майда кыздырылган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа өстәп болгаталар, сыеграк итеп фарш әзерлиләр.

Муен тиресенең бер башын бәйлилә, эченә әзер дөгене тутыралар, 2-3 см калдырып, икенче башын да бәйләп куялар. “Тутырма”ны кәстрүл төбенә тезеп, бераз шулпа яисә су өстиләр һәм әзер булганчы пешерәләр. Аннары тутырган каз муенын табада духовкага куеп кызартып алалар.

Табынга кайнар килеш чыгаралар.

M.G

алдагы язмалар
Авылча пешергән каз яисә үрдәк
киләсе язмалар
МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНАдан «Яфрак сармасы (yaprak sarması)»