Токмач һәм пилмән камыры

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Токмач өчен 1 кг онга
200 г Су яки суынган шулпа
7 Йомырка
30 г Тоз
Пилмән өчен 1 кг онга
300 г Су
5 Йомырка
20 г Тоз

Токмач һәм пилмән камыры

  • Уртача

Эш барышы

Токмачны өйдә басып кисү зур осталык таләп итә. Токмач камырын югары яисә беренче сортлы оннан басалар. Онны илиләр дә кирәк кадәресен куна өстенә өебрәк куялар, уртасын чокырлыйлар һәм җылымса су яки сөзеп суыткан шулпа, йомырка, тоз салалар, болгата-болгата камыр басалар. Камыр шактый каты һәм үзле булырга тиеш, моның өчен аны озак итеп басарга кирәк. Әзер камырны берничә кисәккә бүләләр, түгәрәкләп әвәлиләр һәм 10-20 минут тоталар, аннары 1-1,5 мм калынлыкта уклау белән җәяләр. Җәймәне 10-15 минут киптергәч, дүрткә бөкләп , 4-5 см киңлектәге тасмалар рәвешендә кисеп, берсе өстенә икенчесен куялар, аннары нечкә генә итеп токмач кисәләр. Кискән токмачны кунага тараталар.

Токмачны шакмаклап, кыек шакмаклап, өчпочмаклап та кисәргә була.

 

Пилмән камырын да шулай әзерлиләр, тик ул йомшаграк булырга тиеш, йомырканы да азрак салалар.

Токмач яисә пилмән камырына сөт салырга ярамый. Камырны сөткә бассаң, шулпа төссез була, токмач һәм пилмән тиз изелә.

M.G

алдагы язмалар
Төче камыр
киләсе язмалар
Бәлеш камыры