Тавык койкасы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

1,5-1,8кг Тавык баш-аягы тавык баш-аягы, муены, канатлары, бүтәкәсе
300г Тавык ите
16-20г Желатин
50г Кишер
50г Башлы суган
Тоз
Борыч

Тавык койкасы

  • Уртача

Эш барышы

Тавык башын кайнар суга салып 2-3 минут пешекләргә, йонын йолкып, корытканчы сөртергә; өтеп, каурый төпләрен, күзен алырга, томшыгын чабып ташларга кирәк. Аякларын да пешекләп, өтеп, каурый төпләрен, күзен алырга, томшыгын чабып ташларга кирәк. Аякларын да пешекләп, өтеп, тиресен салдыралар һәм тырнакларын кисәләр. Канатларын өтеп, каурый төпләрен алалар. Бүтәкәсен ярып чистарталар да эчке тышчасын кубаралар.

Чистартып бетергәч, барысын да яхшылап юалар һәм, салкын сулы кәстрүлгә салып, 3 сәгать пешерәләр. 2 сәгать кайнаганнан соң, тавык ите өстиләр. Пешереп җиткерү, савытларга салу һ.б. алда күрсәтелгәнчә эшләнә, тик монда желатин өстәргә кирәк. Тавык койкасына дәфнә яфрагы салмыйлар.

M.G

Койка
алдагы язмалар
Койка
Каймаклы тавык ите
киләсе язмалар
Каймаклы тавык ите