Эш барышы
Савытка йомырка сыталар да, өстенә акрын гына сөт салып, бертөрле масса хасил булганчы туглыйлар, тоз, вак угычта уылган сыр өстәп, җайлап кына болгаталар. Үсемлек мае белән майланган табага салып, ут өстенә куялар.
Әзер тәбәне, өстенә эреткән атланмай сибеп, табынга чыгаралар.
Тәбәне эремчек белән дә әзерләп була, тик эремчеген башта иләк аша үткәрергә кирәк.