Майонез белән кыздырган судак

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100г Судак
50-75г Майонез
Тоз
Борыч
10-15г Укроп
Лимон кислотасы

Майонез белән кыздырган судак

  • Җиңел

Эш барышы

Судак филесын 2 см калынлыкта озынча итеп турыйлар да, кәстрүлгә салып, тоз, борыч, лимон кислотасы сибеп, яхшылап болгаталар һәм 10-15 минутка салкынга куялар. Һәр кисәкне, онда әвәләп, үсемлек маенда кыздыралар, соңыннан 3-5 минутка духовкага куеп алалар һәм суыталар. Тәлинкәгә тезеп, өстенә майонез салалар һәм вак кына туралган укроп сибәләр. Итләч диңгез балыкларын да нәкъ шулай әзерләргә мөмкин.

M.G

Майонезлы балык кабымлыгы
алдагы язмалар
Майонезлы балык кабымлыгы
Каймаклы балык
киләсе язмалар
Каймаклы балык