Кыздырган бозау ите

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

100 г Бозау ите
30 г Кишер
35 г Башлы суган
150 г Бәрәңге
Тоз
Борыч

Кыздырган бозау ите

  • Авыр

Эш барышы

Бозау итен, салкын суда әйбәтләп югач, кисәкләргә (плитәдә кыздырганда 100 граммлы, ә мичтә кыздырганда 500 граммлы итеп) бүләләр дә тоз сибәләр. Бозау итен артык зур булмаган сөякләре белән дә кыздырырга мөмкин. Табаны кыздырып майлыйлар һәм ит кисәкләрен тезәләр. Итне әледән-әле әйләндергәләп, өстенә табадагы майлы шулпаны сибеп торалар.

Аны мичтә кыздырганда, капкачлы тирән табага май белән бераз су салалар һәм, итне тезгәч, мичкә куялар. Уртача кызулыктагы мичтә бозау ите 1-1,5 сәгатьтә пешеп җитә. Иткә дә, шулпага да бераз тоз, борыч сибәләр. Шул арада итне бер-ике тапкыр мичтән алып, өстенә табадагы майлы шулпаны сипсәң, ит йомшаграк була.

Пешкән бозау итен юка гына телемләп турыйлар да тәлинкәгә матурлап тезәләр, өстенә кыздырганда чыккан майлы шулпаны сибәләр, түгәрәкләп турап, аерым савытта кыздырган кишер белән суганны тезеп чыгалар. Бозау итен табынга үзен генә яисә эре итеп турап кыздырган бәрәңге белән бирәләр.

M.G

алдагы язмалар
Сыер итеннән кыздырма
киләсе язмалар
“Казан” котлеты