Эш барышы
Савытка йомырка сыталар, тоз, сөт өсте яки сөт өстәп, әйбәтләп болгаталар. Аннары катнашманы, кайнар майлы табага салып, өстен каплап, кызу мичкә яисә утка куялар. Тәбә күперә башлагач, аны 3-5 минутка духовкага куеп алалар. Табынга чыгарыр алдыннан тәбә өстенә вак кына турап яшел суган сибәләр. Тәбәне, кискәләп, кысыр ашка салырга да мөмкин.