Ит белән бәрәңге

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ит белән бәрәңге

  • Уртача

Эш барышы

Ит белән бәрәңге — татар халкының яраткан ашларыннан берсе. Сарык, сыер яисә ат итенең сөякле яки сөяксез җирен әйбәтләп югач, 400 граммлы кисәкләргә бүләләр дә, салкын сулы кәстрүлгә салып, тоз, борыч сибеп пешерәләр. Пешкән итне шулпадан алып суыткач, 50 граммлы кисәкләргә турыйлар.

Бәрәңгене юып әрчиләр дә, урталай ярып, тозлы кайнар суга салып пешерәләр.

Тирән табага башта пешкән бәрәңге, аннары ит тезәләр, дәфнә яфрагы салалар, өстенә яшелчә соусы сибәләр дә, каплап плитәгә яисә духовкага  парландырырга куялар.

Ит белән бәрәңгене башкачарак әзерләп була: итне, 80-100 граммлы кисәкләргә турап, тоз, борыч сибеп ышкыйлар да, онда әвәләп, бөтен ягы кызарганчы майлы табада кыздыралар. Кыздырган итне кәстрүлгә салалар. Ит кыздырган табада бер стакан су яки шулпа кайнатып сөзәләр һәм ит өстенә салалар. Кәстрүлгә тагын ике стакан су өстәп, сүрән генә утта 30-40 минут томалап пешерәләр.

Парланган ит өстенә түгәрәкләп туралган кишер белән вак кына турап суган һәм 10 минуттан соң ярып пешергән бәрәңге, дәфнә яфрагы, 5-6 төелмәгән кара борыч салып, барысын бергә тагын 10-20 минут парландыралар.

Итне табынга кайнар килеш, озынча түгәрәк савытка салып чыгаралар.

M.G

алдагы язмалар
Раилә Хәялиевадан «Килен юкасы»
киләсе язмалар
Тулма (голубцы)