Гөлнара Мансуровадан «Кыздырган күркә ите»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Гөлнара Мансуровадан «Кыздырган күркә ите»

  • 30 минут
  • Кеше исәбе 4
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Күркә итен юка телемнәргә (1 см) кисәбез. Иткә борыч, тоз сибәбез, 1 аш кашыгы көнбагыш мае һәм лимон суы салабыз. 10-15 минут маринадта тотабыз

2
Әзер

Шул арада әрчелгән бәрәңгене сигез кисәккә бүләбез, әрчелгән кишер белән сельдерейны озынчалап турыйбыз, брокколи чәчәкләрен өзә-өзә аерабыз. Яшелчәне 20 минут парда пешерәбез (яшелчәне мультиварка, яки мантоварка, яки кәстрүл белән дуршлаг кулланып пешерергә була)

3
Әзер

Яшелчә пешкән вакытта, күркә ите телемнәрен кызган майлы табага салып, көчле утта ике ягын да әйләндереп кыздырабыз

4
Әзер

Әфлисун суы, лимон суы, тоз, борыч, горчица кушып, яшелчә өчен соус әзерлибез

5
Әзер

Соусны пешкән яшелчәгә коябыз. Тәлинкәгә яшелчә һәм кайнар ит салып, табынга чыгарабыз

M.G

алдагы язмалар
Алисә Шәкүровадан «Эремчекле чизкейк»
Пешкән кабак hәм алмалар
киләсе язмалар
Динә Хәбибуллинадан «Пешкән кабак hәм алмалар»