ГӨЛЗАР ВӘЛИЕВАдан «Алма пирогы»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

5 стакан Он
1 аш кашыгы Шикәр комы
тоз Тоз
1 данә Коры чүпрә
0,5 стакан Көнбагыш мае
2 стакан Минераль су

ГӨЛЗАР ВӘЛИЕВАдан «Алма пирогы»

  • 2-3 сәгать
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Тирән савытка 1 стакан он, шикәр комы, тоз һәм чүпрә салып коры килеш болгатабыз. Аннары көнбагыш мае, минераль су салып яхшылап туглыйбыз. Калган 4 стакан онны өстәп, әйбәтләп камыр басабыз да, өстен каплап 40-50 минутка кабарырга калдырабыз.

2
Әзер

Камыр тизрәк кабарсын өчен астагы табакка кайнар су салабыз...

3
Әзер

Камыр кабарган арада, алма чистартып турыйбыз.

4
Әзер

Камыр кабаргач, җәеп майланган табага җәябез, өстенә алма тезәбез, мул итеп шикәр комы сибәбез, ак май тезеп чыгабыз (эретеп салсаң да була). Матур итеп пирог формалаштырып, кырларын бөгеп куябыз. Миңа балалар булыштылар бу эштә)))

M.G

алдагы язмалар
МӘЛИКӘ МОТЫЙГУЛЛИНАдан «Яфрак сармасы (yaprak sarması)»
киләсе язмалар
ГӨЛЗАР ВӘЛИЕВАдан «КӘТРИ»