Гатауллина Айгөлдән «Финикилы кейкпопслар»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

140 гр Финик җимеше
80 г Миндаль чикләвеге
50 гр Солы ярмасы овсянка
1 калак Какао
85 гр Шоколад “горький”
50 мл Сөт
Кунжут орлыгы бизәр өчен
уылган Кокос бизәр өчен

Гатауллина Айгөлдән «Финикилы кейкпопслар»

  • Кеше исәбе 12
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Финик җимешенә кайнаган су агызабыз, ярты сәгатьтән соң орлыкларыннан чистартабыз

2
Әзер

Финик җимеше, миндаль чикләвеге, солы ярмасы, какаоны блендерда яхшылап болгатабыз

3
Әзер

Әзер болгатмадан чупа-чупс зурлыгында шарлар әвәлибез һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз

4
Әзер

Суынырга өлгергән шарчыкларга таякчыклар (шпажка) киертәбез

5
Әзер

Шоколад белән сөтне микродулкынлы мичтә/кайнаган су өстендә җебетәбез

6
Әзер

Җебетелгән шоколадка шарчыкларны манып алабыз һәм өстен кунжут/кокос сибәбез.

Әлеге кейкпопсларны әзерләгәндә өрек җимеше, әстерхан чикләвеге, фундук та өстәргә була. Таякчыклар белән мәшәкатьләнәсегез килмәсә, кәнфит кебек кенә дә калдырырга мөмкин. Кейкпопслар балалар бәйрәмнәрендә кенди-барларга менә дигән вариант! Тәмле дә, баллы да, витаминлы да, туклыклы да! Сәламәт булыйк! Ашаган ризыкларыбыз файдалы, бәрәкәтле булсын!

M.G

алдагы язмалар
Гатауллина Айгөлдән «ПП-кыстыбый»
киләсе язмалар
Чулпан Латыйповадан «Тузганак кайнатмасы»