Габдрахманова Айгөлдән «Бәрәңге тәкәсе»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Эчлек өчен:
8-10 шт. Бәрәңге уртача зурлыкта
0,5 кг Фарш
3-4 шт. Суган
0,5 чәй кашыгы Әнис
кирәк булган кадәр Тоз
кирәк булган кадәр Борыч
Камыр өчен:
200 мл Каймак
2 шт Йомырка тавыкныкы
1 аш калагы Көнбагыш мае
250-300 г Он
кирәк булган кадәр Тоз

Габдрахманова Айгөлдән «Бәрәңге тәкәсе»

  • 2-2,5 сәг
  • Кеше исәбе 5
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Камырны әзерлибез: бер табакка авыл йомыркасын сытабыз, каймак өстәп болгатабыз, шуларга май, тоз өстибез, он өсти-өсти болгатабыз. Ахырда камыр җәерлек булып формалашырга тиеш. Камырны каплап ярты сәгатькә «ял итәргә» җибәрәбез

2
Әзер

Эчен әзерлибез: бәрәңгене шакмаклап турыйбыз (якынча 0,5*0,5 см). Аңа чыгартылган ит өстибез. Суганны бик вак итеп турыйбыз, бәрәңге белән иткә өстибез, болгатабыз. Шушы массага тоз, борыч, әнис өстибез һәм болгатабыз

3
Әзер

Камырны кечкенә шарларга бүләбез, һәр шардан 0,3 см калынлыкта 15 см диаметрында түгәрәкләр ясыйбыз

4
Әзер

Түгәрәкле камыр эченә әзерләнгән бәрәңгеле/итле массаны салып, түгәрәкне ябабыз, бөклибез. Формасы буенча тәкә мөгезе шикеллерәк булырга тиеш (исеме шуннан килеп чыккан)

5
Әзер

Тәкәләрне майланган табага тезәбез, алдан кыздырылган 200-230 градуслы мичкә 45 минутка озатабыз

6
Әзер

Тәкәләр әзер булгач, аларны эретелгән сыер я көнбагыш мае белән ике яклап майлыйбыз, тәкәне урталай бүләбез – уртасын да майлап җибәрәбез.

Бәрәңге тәкәсе әзер – аш булсын!

M.G

алдагы язмалар
ГӨЛЗАР ВӘЛИЕВАдан «КӘТРИ»
киләсе язмалар
Әфлисун согы