Альбина Гыйльметдиновадан «Бәрәңге ватрушкасы»

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

Камыр өчен
1 стакан Сөт
2 аш калагы Катык
3 аш калагы Көнбагыш мае чистартылган көнбагыш мае
1 чәй калагы Тоз тутырып түгел
0,5 чәй калагы Сода
3-3,5 стакан Он
Эчлек өчен
6 Бәрәңге
3 Йомырка
1 Суган
Атланмай
Тоз

Альбина Гыйльметдиновадан «Бәрәңге ватрушкасы»

  • 1 сәгать
  • Кеше исәбе 6
  • Уртача

Эш барышы

Этаплар

1
Әзер

Камыр басабыз. Аны юка гына итеп җәябез. Шул җәймәдән зур булмаган түгәрәкләр кисәбез. Түгәрәкләрнең кырыйларын фотодагыча күтәрәбез.

2
Әзер

Бәрәңге боламыгы ясыйбыз. Бераз тозлы суда бәрәңгене пешерәбез. Кайнаган суын түгеп бетермичә, үз суында изәбез, өстенә йомырка сытабыз. Атланмайда суганны кыздырып бәрәңгегә өстибез.

3
Әзер

Камырдан ясалган түгәрәкләргә бәрәңгене салабыз (фотодагыча)

4
Әзер

Килеп чыккан ватрушканы ике яклап табада көнбагыш маенда кыздырабыз.

Ашыгыз тәмле булсын!

M.G

Пешкән кабак hәм алмалар
алдагы язмалар
Динә Хәбибуллинадан «Пешкән кабак hәм алмалар»
Итле токмач
киләсе язмалар
Айгөл Муллагалиевадан «Итле токмач»