Алма яки груша компоты

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

200 г компотка
100 г Груша яки 50-шәр г алма һәм груша
30 г Шикәр комы

Алма яки груша компоты

  • Уртача

Эш барышы

Юылган алмаларның һәркайсын 6-8 кисәккә бүләргә дә пычак белән үзәкләрен алырга. Кәстрүлгә су белән шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Барлыкка килгән шикәр сирбына туралган алмаларны өстәп, сүрән ут өстенә куярга. Компотны күпме кайнату алманың сортына бәйле, ләкин һәр очракта да алмалар йомшарганчы кайнатырга кирәк. Кайбер сортларны, мәсәлән, антоновканы, озак кайнатырга ярамый, чөнки ул кайнап чыгуга ук пешә.

Груша компоты да шулай ук әзерләнә, тик каты сорт булса, озаграккына кайнатыла.

Әгәр компот алма белән грушадан кайнатылса, кайнап торган сиропка башта груша, аннары алма салына. Компотның төсе матур булсын һәм икесе дә бер вакытта пешсен өчен, аларны бер үк төрле итеп турарга кирәк.

M.G

алдагы язмалар
Чулпан Латыйповадан «Тузганак кайнатмасы»
киләсе язмалар
Алма белән чия компоты