Яңа җыйган гөмбә ашы

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

200 г Яңа җыйган гөмбә
башкаларын кипкән гөмбәдән пешерелгән ашка салган кадәр алалар

Яңа җыйган гөмбә ашы

  • Уртача

Эш барышы

Яңа җыйган гөмбәне салкын су белән яхшылап юалар, майлы гөмбә булса, эшләпәсенең өске юка катлавын кубарып алалар. Сапларын кисәләр дә кайнар су белән пешеклиләр, гөмбәне вак итеп, токмачлы аш өчен токмачлап, өйрә һәм яшелчә ашлары өчен шакмаклап турыйлар.

Шулай әзерләнгән гөмбәне пешәр-пешмәс итеп яисә пешкәнче майлы табада кыздырылар.

Кыздырылган гөмбәне, әзер яшелчә ашына салып, 10-15 минут кайнаталар. Гөмбә ашын ит шулпасында әзерләргә, ашка ит тә, гөмбә дә салырга мөмкин, каймак һәм яшел тәмләткечләр дә өстәргә була.

M.G

алдагы язмалар
Кипкән гөмбә белән өйрә
киләсе язмалар
Сөтле токмач