Эш барышы
Тирән савытка йомырка сыталар да, тоз, сөт өстәп, әйбәтләп болгаталар һәм юка гына (6-7 мм) итеп кызган майлы табага салалар. Тәбәне бер-ике минут ут өстендә пешергәннән соң, 3-4 минутка духовкага куеп алалар. Әзер тәбәне түгәрәкләп төрәләр һәм, өстенә эреткән атланмай сибеп, табынга чыгаралар.