Эш барышы
Мондый ашны 500-600 г сыешлы кечкенә чүлмәктә әзерлиләр. Башта сөякле сыер яисә сарык итеп аерым пешерәләр. Шулпасын сөзәләр, ә итен турыйлар. Әзерләнгән итне бәрәңге, түгәрәкләп туралган кишер, ярым түгәрәкләп туралган суган белән чүлмәккә салалар. Тоз, борыч сибәләр, аннары, шулпа һәм сары май өстәп, духовкага куеп пешерәләр. Табынга чыгарыр алдыннан ашка туралган яшел тәмләткечләр сибәләр. Шулпалы ашны табынга чүлмәге һәм агач кашык белән чыгаралар.