Эш барышы
Пешкән чөгендернең кабыгын әрчиләр дә токмачлап турыйлар яисә эре угычтан уалар. Киптерелгән кузы чикләвеген төяләр. Чөгендер, чикләвек һәм вак кына итеп туралган яисә угычта уылган сарымсакны саерак савытка салып, бераз тоз, майонез, шикәр комы өстәп, яхшылап болгаталар һәм, салат савытына салып, табынга чыгаралар.