Эш барышы
Умачны биктиз әзерләп була. Аны бодай, арыш, борчак, карабодай, солы оныннан уалар. Умач белән итле, сөтле һәм кысыр ашлар пешерәләр.
Умач уу өчен савытка иләгән он салып, уртасын чокырлыйлар, аннарыаз-азлап тозлы шулпа яисә су(шулпа яисә су токмач һәм чумар камырына караганда кимрәк салына) өсти торып, яхшылап болгаталар һәм борчактан зуррак вак кына төерләр барлыкка килгәнчеон белән уалар. Әзер умачны, оешмасын өчен, кайнап торган шулпага ике кул белән уыштырып салалар һәм болгатып торалар. Умач өскә калыккач, ашны тагын 2-3 минут кайнаталар.