Эш барышы
Чиста савытка су яки сөт салалар да, шикәр комы, тоз, йомырка, май өстәп, әйбәтләп болгаталар. Аннары иләгән он салып, кулга һәм савыт кырыена ябышмый башлаганчы камыр басалар. Камырдан шунда ук пәрәмәч, зур бәлеш, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. пешерергә мөмкин.