Тары ярмасы һәм кабак белән сөтле аш

Социаль челтәрләрдә бүлешү:

яисә сылтама белән булешә аласыз

Ингредиентлар

300 г Сөт
80 г Су
100 г Кабак
100 г Бәрәңге
40 г Тары ярмасы
10 г Атланмай
Тоз
Борыч

Тары ярмасы һәм кабак белән сөтле аш

  • Уртача

Эш барышы

Бераз су кушылган кайнап торган сөткә яхшылап юылган тары ярмасы салалар.

Ярма пешеп тарала башлагач, шулпага шакмаклап туралган бәрәңге белән кабак салып җибәрәләр. Аш пешеп җиткәндә тоз сибәләр һәм акрын гына кайнаталар.

Пешеп җитәргә 3-4 минут калгач, атланмай салалар.

M.G

Сөтле бәрәңге1
алдагы язмалар
Сөтле бәрәңге
Борчаклы аш
киләсе язмалар
Борчаклы аш