Эш барышы
Тавыкны чистартып югач, бөтен килеш яисә бүлгәләп, салкын сулы кәстрүлгә салып, көчле ут өстенә пешерергә куялар. Тавыкны бөтен килеш пешергәндә, канатларын артка таба каерып куялар, ә ботларын тиресен кисеп кыстыралар. Болай эшләгәндә, тавыкның формасы саклана, пешерергә дә җайлырак була. Су кайнап чыккач, күбеген җыеп алалар һәм утны киметеп, акрын гына кайнаталар. Тавыкны, яшь яисә карт булуына карап, 1-1,5 сәгать пешерәләр. Тавык өскә күтәрелгәч һәм бот ите сөягеннән аерыла башлагач, аны шулпадан алырга кирәк.
Тавык пешеп җитәргә 20-30 минут калгач, шулпага тоз, кишер һәм суган салалар. Пешкән кишер белән суганны алып, шулпаны нечкә иләк яисә марля аша сөзәләр дә, токмач, макарон яки дөге салып, төрле ашлар пешерәләр.
Үрдәк һәм күркә шулпасын да тавык шулпасы кебек пешерәләр.